"Хизб ут-Тәхрир" эше нигезендә гаепләнеп 14 елга ирегеннән мәхрүм ителгән кырымтатар хокук яклаучысы, "Кырым теләктәшлеге" координаторы булган Сервер Мустафаевка колониядә медицина ярдәме күрсәтелми.
ОВД-Инфо язуынча, Тамбовның 1нче санлы тикшерү изоляторында утыручы Мустафаевның биле авырта. Февраль аенда ук төрмә невропатологы иргә рентген узып, нәтиҗәләр белән кабаттан үзе янына килергә кушкан һәм уколлар язган, ләкин Мустафаевка ренгтен да, уколлар да ясамаганнар. Умыртка сөягендәге авыртудан даруларны анарга гаиләсе җибәреп тора.
Кырымтатар хокук яклаучысы инде икенче ел кырыс шартлы баракта тотыла. Мустафаев шулай ук йөрәк авыртуы һәм күз күреме начарлануына да зарлана.
- Сервер Мустафаев 2018 елның 21 маенда тоткарланды. Ул "Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый хәрәкәте координаторларының берсе иде. Әлеге хәрәкәт Кырымда сәяси тоткыннарның адвокатларын, туганнарын берләштерә.
🛑 Русиядә Азатлык Радиосы сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум