Русия президенты Влдаимир Путинның тышкы сәясәт ярдәмчесе Юрий Ушаков Мәскәү белән Вашингтонның "якын көннәрдә" югары дәрәҗәдә очрашу уздыру турында килешүләрен белдерде.
Хәзерге вакытта саммитка әзерлек бара, урыны инде сайланды, диде ул.
Путин белән Трамп ихтимал очрашуы турында алдагы көнне, Русия президентының АКШ президенты вәкиле Стив Уиткофф белән сөйләшүләреннән соң, билгеле булды. АКШның кайбер медиалары чыганакларына сылтанып очрашу инде киләсе атнада ук узарга мөмкин, дип хәбәр итте. Әмма бу хакта рәсми белдерү булмады.
Ушаков сүзләренчә, саммит Америка тәкъдиме белән узачак. Шул ук вакытта АКШ чыганаклары алдагы көнне очрашуны Кремль тәкъдим иткән диде. АКШ Дәүләт сәркатибе Марко Рубио пәнбешәмбе көнне Fox News-ка биргән интервьюсында саммит алдыннан Вашингтон белән Мәскәү "барлык позицияләрне тулысынча диярлек килештерергә тиеш" дип белдерде.
Ушаков белдерүенчә, Мәскәү әлегә Путин, Трамп һәм Зеленский катнашындагы өчьяклы сөйләшүләргә әзерләнми. Аның сүзләренә, моны Вашингтон тәкъдим иткән буллган. "Бу вариант аерым тикшерелмәде. Русия ягы аны бөтенләй комментарийсыз калдырды", диде ул.
🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!
Форум